ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. 2025 елның 15-31 декабрендә узган чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына ирешүгә ярдәм итә.
Патрульлек барышында Әлки урманчылыгы территориясендә урман законнарын бозуның 1 очрагы ачыкланды. Урман фондына китерелгән зыян 3 мең сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.
5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.