2025 елда Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 9 бина ремонтланды. Эшләр иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә республика программасы кысаларында башкарылган.
Бюджеттан барлыгы 70 млн.сум акча бүлеп бирелде, бу республиканың урман тармагы белгечләренең эш шартларын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде. Әлеге акчаларга Әгерҗе, Азнакай, Арча, Зеленодольск, Минзәлә, Шәһәр яны, Чирмешән урманчылыкларында, Әлмәт һәм Ары урман хуҗалыкларында 9 объект ремонтланды.
Бинаның техник торышына карап, төрле эшләр башкарылган: түбәләрне тулысынча алмаштыру һәм фасадларны җылытудан алып инженерлык коммуникацияләрен модернизацияләүгә кадәр.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының әлеге программада катнашуы 2028 елга кадәр озайтылды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев. – Модернизацияләнгән эш урыннары һәм заманча хезмәт шартлары безнең белгечләргә республиканың урман байлыкларын саклау һәм арттыру бурычларын нәтиҗәлерәк үтәргә мөмкинлек бирәчәк».
2026 елга Арча, Азнакай, Бөгелмә, Зеленодольск урманчылыкларында, Алабуга һәм Бөгелмә урман хуҗалыкларында, шулай ук Урман-янгын үзәгендә һәм Лубян урман-техник көллиятендә 8 объектта 70 млн.сумлык ремонт эшләре планлаштырылган.