Урман тармагының 8 яшь белгече 2025 елда республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алды

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

2025 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә хезмәт эшчәнлеген башлаган сигез яшь белгеч республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алды. Мондый ярдәм чарасы төбәкнең урман тармагына квалификацияле кадрлар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләүләр күләме сизелерлек арттырылды. Шартлар нигезендә, һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар – 300 мең сум, югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар 500 мең сум алырга мөмкин. Элегрәк бу суммалар 150 һәм 300 мең сум иде.

Ярдәм алуга урман профилендәге уку йортларын тәмамлаган 35 яшькә кадәрге белгечләр дәгъва итә ала. Төп таләп – килешү төзелгәннән соң кимендә өч ел эшләү бурычы белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International