2026 елның 1 февраленә кадәр экологик агарту һәм табигый фотография өлкәсендә «Рассвет» илкүләм премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Шәхси фотографлар, коллективлар һәм оешмалар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алалар.
Проектлар әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген күрсәтергә, шулай ук табигый фотографиянең һәм башка иҗади индустрияләрнең (кинематограф, арт-дизайн, рәсем сәнгате һ. б.) теләсә нинди юнәлешләрен үстерергә тиеш.
Тугыз номинациянең берсен сайлап алырга һәм заявканы рәсми сайтта сылтама буенча бирергә мөмкин: https://rassvetaward.ru/#nomi.
Премияне уздыруның ике елында жюри бәяләвенә 1000нән артык проект җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, «Рассвет» премиясе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Рус география җәмгыяте, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, «Экология» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты һәм башка оешмалар ярдәмендә үткәрелә. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.