2025 елда Татарстанда 1 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары уздырылган

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елда урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре белешмәләренә караганда, барлыгы 1 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән ликвид булмаган агачларны җыештыру – 0,8 мең га мәйданда.

Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санитар-савыктыру чараларын үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International