Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтләре, «Архипелаг» пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.
Республика Рәисе чемпионнарны һәм призерларны югары нәтиҗәләре белән котлады, остазларга һәм шәхси үрнәге белән яңа белгечләр аякка басуга ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәт белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, ел саен республиканың иң яхшы белгечләре белән очрашулар күркәм традициягә әверелде. «Сезнең һәрберегез үз хезмәте һәм тырышлыгы белән чын профессионализм, сайлаган юлына тугрылык һәм югары нәтиҗәләргә ирешү сәләте үрнәген күрсәтә. Сезнең тырышлык, тәҗрибәгез һәм үҗәтлегегез нәтиҗәсендә Татарстан, дөньякүләм дәрәҗәдәге кадрлар әзерләргә сәләтле көчле һәм конкуренциягә сәләтле регион репутациясен раслап, теләсә кайсы дәрәҗәдәге ярышларда үз позицияләрен уңышлы яклауны дәвам итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
2025 елда татарстанлылар «Абилимпикс» чемпионатында 69 медаль яуладылар, гомумкоманда зачетында 2 нче урынны алдылар, шулай ук «Профессионаллар» хәрәкәтендә 243 медаль һәм 72 медальон алдылар. Моннан тыш, республика вәкилләре «Архипелаг» ярышларында беренче команда урынын яулап, Россиядә иң яхшы дрон операторлары булдылар.
«Сезнең һәр бүләгегез – бөтен республиканың уңышы. Сезнең казанышлар яшьләр өчен якты ориентир булып хезмәт итә, аларны һөнәри күнекмәләрен үстерергә һәм яңа үрләргә омтылырга рухландыра. Мондый мөһим вакыйгаларда катнашу белгечләрнең сәнәгать, фән һәм җәмгыять алдында торган амбициоз бурычларны хәл итәргә әзер торучы яңа буынын формалаштыра. Татарстан киләчәктә дә чемпионат хәрәкәтләренә ярдәм итүен һәм аларның югары стандартларын мәгариф һәм җитештерү практикасына кертүен дәвам итәчәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, республикадан чемпионатта катнашучы талантлы кешеләр саны даими рәвештә арта бара. Россия Президенты йөкләмәсе буенча узган елның июлендә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында беренче «Абилимпикс» чемпионаты узды. Шулай ук Татарстан ветераннары Мәскәүдә узган илкүләм чемпионатта республиканы лаеклы тәкъдим иттеләр, 11 медаль яуладылар. «Хөрмәтле ветераннар! Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм яшьләргә күрсәткән үрнәгегез өчен рәхмәт белдерәбез. Ышанам ки, сезнең казанышлар республика һәм ил файдасына булачак җиңүләр өчен ныклы нигез булыр», – дип ассызыклады республика Рәисе.
Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.
Очрашуда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Данил Лукоянов, Раил Исмәгыйлев һәм Азат Фәсхетдинов катнашты. Аларның һәркайсы үз өлкәләрендә искиткеч осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтте, бу аларга «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәкара этабында призлы урыннар алырга мөмкинлек бирде.
Данил Лукоянов «Урманнан файдалану һәм урман торгызу инженериясе» компетенциясе буенча ярышларда – 2 нче, Раил Исмәгыйлев «Урман таксациясе» компетенциясе буенча ярышларда – 5 нче, Азат Фәсхетдинов «Агач аударучы» компетенциясе буенча ярышларда 1 нче урынны алды.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды