Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.
Чарада министр урынбасарлары, ведомствоның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар министрга федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге), урман сагы, урман тармагын цифрлаштыру, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләделәр.
Докладларны тыңлаганнан соң, Равил Кузюров хезмәткәрләргә 2026 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнүгә аерым игътибар бирергә кушты.
«Бу Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын эшләүгә дә, урманнарны патрульләү маршрутларын раслауга да, урман фондын авиация ярдәмендә патрульләүгә контракт төзүгә дә кагыла», - дип билгеләп үтте министр.