«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясендә катнашканнар

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кошларны ашатыгыз» акциясендә катнашканнар.

Акция барышында балалар җимлекләр әзерләп, аларны мәктәп территориясендә элеп чыкканнар, аларга бөртек һәм көнбагыш орлыгы салганнар.

Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кышкы кырыс чорда канатлы дусларга ярдәм итү һәм үсеп килүче буында табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Елның салкын вакытында кошларны даими ашату аларга, табигый азык җитмәгәч, исән калырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International