МАХ милли мессенджерында 85 млн. кулланучы теркәлгән, ә платформаның тәүлеклек колачы 55 млн.актив катнашучыдан артып киткән.
Мессенджерны эшләтеп җибәргәннән бирле кешеләр 18 млрд. артык хәбәр җибәргән һәм 2,5 млрд. артык шалтырату башкарган. Моннан тыш, кулланучылар 200 миллионнан артык видеотүгәрәк яздырган һәм миллиардтан артык стикер җибәргән.
Блогерлар, компанияләр һәм дәүләт оешмалары 140 меңнән артык канал ачкан, аларның гомуми аудиториясе 54 млн.язылучыдан артып киткән. 40 меңнән артык кибет МАХка цифрлы ID ярдәмендә яшьне раслау системасын керткән. Аның ярдәмендә сатып алучылар мессенджер профилендә QR-кодны сканерлап, товарлар сатып алганда үзләренең яшьләрен раслый алалар.