Татарстан Республикасында 2026 елда урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек эше башланды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.
Мәсәлән, «Әлки урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчылары Сергей Карманаев һәм Рәфис Фәсахов Әлки районының Карга, Ташбилге, Иске Камка, Иске Үргәгар һәм Чуаш Борнае авылларында узган гражданнар җыеннарында булдылар.
Очрашуларда урман хуҗалыгы белгечләре 2026 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек турында сөйләделәр, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искә төшерделәр.
«Халык белән профилактик эшләү – янгын куркынычы сезонына әзерлекнең мөһим өлеше. Без халыкка тиешле саклык чаралары турында алдан хәбәр итәбез», – диләр Әлки урманчылыгында.
Якын арада кишәрлек урманчылары районның башка торак пунктларына да барып, халык арасында аңлату эшләрен алып барырга уйлыйлар.