Татарстан Республикасында 2026 елга урманнарны патрульләү маршрутлары расланды. Барлыгы гомуми озынлыгы 22,3 мең км булган 1521 маршрут формалаштырылган.
Маршрутлар төзегәндә торак пунктлар янындагы урманнарны һәм коммерциягә карамаган бакча-яшелчәчелек ширкәтләрен патрульләү зарурлыгына аерым игътибар бирелгән.
Урманнарны җирдән күзәтү маршрутларының күбесе республиканың Нурлат (93), Минзәлә (78) һәм Саба (74) урманчылыклары территорияләре буенча салынган.