Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Киңәшмә барышында урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын төзү, махсуслаштырылган техниканы һәм җайланмаларны вакытында әзерләү мәсьәләләре, ведомствоара хезмәттәшлекнең төп аспектлары, шулай ук профилактик чараларның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары каралды.
Рослесхозга урман янгыннарын сүндерүнең расланган җыелма планнарын быелның 20 мартына кадәр тапшырырга кирәклеге турында билгеләп үтелде.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны 31 мартта ачылды һәм 14 октябрьдә ябылды, ул 197 көн дәвам итте.