Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ТР Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының «ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2025 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлары турында» киң вәкиллекле уртак утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР экология министры Азат Җиһаншин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, республика урманчылыклары җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киң вәкиллекле утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Вячеслав Спиренков күргәзмә белән таныштылар, анда аларга ТР Экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасын, Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын һәм ТР урман фонды җирләре турындагы цифрлы мәгълүматлар базасын күрсәттеләр. Экспозициядә шулай ук төрле модельдәге пилотсыз очу аппаратлары, фототозаклар, навигаторлар, урман корылышы өчен үлчәү приборлары, заманча янгынга каршы җайланмалар һәм агач эшләнмәләр күрсәтелде.

Утырышта төп докладлар белән ТР экология министры Азат Җиһаншин һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады.

Азат Җиһаншин экологик проектларны гамәлгә ашыру һәм табигатьне саклау акцияләрен оештыру турында сөйләде. Аерым алганда, ул Татарстан Республикасының ярларны чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә бишенче тапкыр рәттән беренче урынны алып, экологик волонтерлык лидеры статусын раславы турында сөйләде.

Узган ел елгалар һәм күлләр ярларындагы өмәләрдә – мәктәп укучыларыннан һәм студентлардан алып предприятие хезмәткәрләренә һәм түрәләргә кадәр – 410 мең кеше катнашкан. Уртак көч белән алар, Казаннан Владивостокка кадәр һәм кире ара – 11 мең км яр сызыгын узып, анда тәртип урнаштырганнар. 12 мең кубометрдан артык чүп-чар җыелган һәм эшкәртүгә чыгарылган.

Равил Кузюров утырышта катнашучыларны урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул искәрткәнчә, 2025 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Төбәк проектында 3 максатчан индикатор билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %»,  «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».

«Узган ел урман фонды җирләрендә 2800 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында – 1600 гектар мәйданда, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. - «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» дигән беренче индикаторы 150% тәшкил итте».

Шулай ук 2002 га мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман утыртмаларына нигез салынды һәм 533 га мәйданда компенсацион урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды. Шулай итеп, төбәктә урманнарны яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 5335 гектар тәшкил итте.

Төбәк проектының «Урманнарны торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» икенче максатчан индикаторы да үтәлде. Урман тармагы белгечләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, урман культуралары 2,5 мең га мәйданда урман урнашкан җирләргә күчерелгән, шулай ук тиешле документлар тутырылган.

«Моннан тыш, «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча 12,1 мең килограмм орлык әзерләнде һәм 32,6 миллион данә чәчкен һәм үсенте үстерелде, – диде Равил Кузюров. – Мондый күләмдә утырту материалы быел урман культуралары һәм саклагыч урман утыртмалары булдыру өчен җитәрлек булып тора».

Урман утыртмаларының санитария торышын яхшырту өчен узган ел 3,3 мең га мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү һәм 1 мең га мәйданда санитария-савыктыру чаралары үткәрелгән.

Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урман фонды җирләрендә 31 меңнән артык патрульлек, 9 контроль (күзәтчелек) чарасы, 3 мең профилактика чарасы үткәрелгән. Аларның нәтиҗәләре буенча урман законнарын бозуның 95 очрагы ачыкланган, административ җаваплылыкка тарту турында 133 карар чыгарылган, 1,1 млн.сумлык штраф салынган.

«Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 31 мартта ачылды һәм 14 октябрьдә ябылды, ул 197 көн дәвам итте. Янгын куркынычы булган чорда космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын куркынычына мониторинг алып барылды, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар башкарылды, – дип өстәде Равил Кузюров. – Башка категориядәге җирләрдә янгын чыгуның барлыгы 421 очрагы теркәлгән».

Алга таба Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Эдуард Леонтьев һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.

Эдуард Леонтьев Идел буе федераль округында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

«Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару өлкәсендә нәтиҗәле эш алып барылды, – диде ул. – 2025 елда федераль проектның «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте»  индикаторы 150% тәшкил итте. Бу күрсәткеч округта иң югарыларның берсе. Гомумән алганда, төбәктә саклагыч урманнарны үрчетүгә, инновацияләр кертүгә һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирелә».

Рифкать Миңнеханов Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык һәм урманнарны торгызу мәсьәләләрен хәл иткәндә фәнни тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Ул утырышта катнашучыларны су объектларының сыйфатын мониторинглау, урманнарны торгызу һәм яклау эшләре нәтиҗәләре, биотөрлелекне саклау проектлары белән таныштырды.

Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков ассызыклаганча, Татарстан урман хуҗалыгын алып бару буенча алдынгы регионнар рәтенә керә. «Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләрен үтәү буенча республика ике мәртәбә беренче урынны алды, – дип ассызыклады ул. – Методиканы үзгәртү һәм субъектларны төркемнәргә бүлү белән, Татарстан үз төркемендә инде 3 мәртәбә беренче урынны алды. Шулай ук урман янгыннарын булдырмау буенча да эшнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсем килә».

Утырышка йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белгечләргә узган ел нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Су объектларын саклау, атмосферага тискәре матдәләр чыгаруны киметү, урманнарны торгызу һәм урман үрчетү, шулай ук урманнарны янгыннан саклау буенча мөһим нәтиҗәләргә ирешелде, – диде ул. – Быел илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары индикаторларын тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә кирәк».

Соңыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казанның «Органик синтез» гавами акционерлык җәмгыяте, А.И. Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклауга булышлык итү буенча төбәк иҗтимагый фонды һәм РГҖ Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Утырыш Татарстан Республикасының экология һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International