Кайбыч районы Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Имән үсентеләре» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылдылар.
Акция кысаларында алар мәктәп территориясендәге җимлекләрне көнбагыш һәм тары запасы белән тулыландырып, кошлар өчен яңа «ашханәләр» дә урнаштырдылар.
Химия һәм биология укытучысы, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Эльмира Рәхмәтуллина әйтүенчә, укучылар инициативага энтузиазм белән караган. «Балалар кошлар турында кайгыртып, аларны күзәтеп торалар, бу аларга туган республиканың табигатен яхшырак белергә мөмкинлек бирә», – дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кышкы катлаулы чорда канатлы дусларга ярдәм итү һәм үсеп килүче буында табигатькә җаваплы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән.