Әлки урманчылыгы белгечләре Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрделәр

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

«Әлки урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Әлки районының Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен танып-белү дәресе үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Очрашу барышында урманны саклау һәм яклау буенча инженер Алсу Җәләлова һәм кишәрлек урманчысы Илдар Зәйнуллин Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, тармакта кулланыла торган заманча технологияләр, урманчы һөнәренең роле һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмияте турында сөйләделәр. Белгечләр урманнарны торгызу, урман янгыннарына каршы көрәш, хайваннар дөньясын саклау һәм урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен җентекләп яктырттылар. Алар шулай ук укучыларның профильле уку йортларына керү, тармакта карьера үсеше перспективалары һәм урманда эшләүдән алган шәхси тәэсирләргә кагылышлы сорауларына да җаваплар бирделәр.

Дәрестән соң Чуаш Кичүе урта мәктәбенең «Росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Чуаш Кичүе кишәрлеге урманчылыгының административ бинасында булдылар. Укучыларга урман утыртмаларының торышын бәяләү һәм агачларның параметрларын үлчәү өчен заманча җиһазлар күрсәтелде. Балалар шулай ук «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясендә катнаштылар, урманчылык территориясендә җимлекләр элеп чыктылар.

«Мондый чаралар үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүдә мөһим роль уйный һәм урманга җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә», – дип шәрехләде җитәкче-урманчы Евгений Мулинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International