Түбән Кама районының «Балалар экология-биология үзәге» МБУ мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр яшь табигать сакчыларының «Яшел патруль» III республика турнирында катнашканнар. Түбән Камадагы «Камалия» мәдәният үзәгендә узган чара ТР Биологик ресурслар комитеты тарафыннан оештырылган.
Турнир Чистай, Яңа Чишмә һәм Түбән Камадан 6 команданы җыйган. Катнашучылар интеллектуаль биремнәрдә һәм практик сынауларда ярышып, экология, биология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәрен күрсәткәннәр. Мәктәп укучылары махсус сакланыла торган территорияләрнең барлыкка килү тарихындагы интеллектуаль викторина сорауларына җаваплар биргәннәр, табигатьне саклауга багышланган иҗади эшләрне тәкъдир иткәннәр.
Ярышлар йомгаклары буенча җиңүче командалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, яшь табигать сакчыларының «Яшел патруль» республика турниры ел саен үсеп килүче буынның экологик грамоталылыгын арттыру һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш формалаштыру максатында үткәрелә.