Дәүләт Думасы депутатлары Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектын I укылышта бертавыштан кабул иттеләр. Документ урман фонды җирләрендә урман корылышы темпларын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта законнарда, әгәр урманнарны таксацияләү 10 ел элек башкарылган булса, кишәрлектә агач әзерләүне тыю турында норма гамәлдә.
Закон проекты чикләүне бетерергә тәкъдим итә, ләкин тиешле килешү төзелгәннән соң ике ел дәвамында урманны саклау чараларын проектлау һәм мәҗбүри таксацияләү шарты белән генә. Шулай итеп, кишәрлекләр буш тормаячак, бу исә урманнан рациональ файдалану күләмен арттырачак һәм урман ресурсларының торышы һәм саны турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, документ төбәкләрнең урман кору эшләрен федераль бюджет белән берлектә финанслашу хокукын ныгыта. Мондый эшләрне башкаручы – Рослесинфорг. Бу Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының тармак оешмасы, анда бу өлкәдә кирәкле компетенцияләр тупланган.
Исегезгә төшерәбез, урман корылышы урманнарны таксацияләү (бәяләү), урманнарны саклау чараларын проектлау, шулай ук эксплуатацияләү, яклау, резерв урманнарын, урманнарның махсус сакланыла торган кишәрлекләрен һәм урманчылыкларны проектлауны үз эченә ала.
Россия Табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте