2026 елда Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды яңартылачак. Барлыгы өстәмә 70 кг орлык әзерләү планлаштырыла.
Исегезгә төшерик, мондый фондларга корткычлар белән зарарланмаган һәм патоген микрофлорасы булмаган, башлыча даими урман-орлык базасы объектларында, югары продуктив утыртмаларда әзерләнгән, үсеш алу энергиясе югары күрсәткечләргә ия 1 нче класс сыйфатына караган орлыклар салына.
Татарстан Республикасы урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә урнашкан. Бүгенге көндә фондта 284 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән нарат – 178 кг, чыршы – 101 кг һәм карагай – 5 кг.