Арча районында 100 укучы “Кышын кошлар ашатыгыз!” акциясендә катнашты

2013 елның 6 декабре, җомга

“Ашыт” дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы дәвамында районның тәрбия һәм белем бирү оешмаларында төрле табигать саклау чаралары үткәрделәр. Арчаның 3нче башлангыч мәктәбендә, мәсәлән, “Кышын кошлар ашатыгыз!” акциясе булып узды. Тыюлык белгече Ләйсән Әхмәтова Экология дәресе үткәрде һәм балаларга экологик культураның табигатьне саклау өчен әһәмияте, кайсы кошларның кеше ярдәменә ышанып җылы якларга очмый калуы турында сөйләде. Акциягә балалар да әзерләнеп килгән иде: алар, ата-аналары белән бергә, канатлы дуслар өчен җимлекләр ясап, агачларга элеп чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International