MAX милли мессенджерында «Гаиләне саклау» функциясе бар. Ул гаилә әгъзаларын – балаларны, өлкән яшьтәге туганнарны – кирәкмәгән шалтыратулардан, хәбәрләрдән һәм контенттан сакларга ярдәм итә.
Һәр катнашучының иминлеген «Куркынычсызлык» бүлегендә көйләргә мөмкин. Алга таба «Гаиләне саклау» өлешен сайларга һәм «Саклык булдырырга» дигән өлешенә басарга кирәк.
Якын кешеңнең телефонында шул ук бүлектә «Код буенча керергә» һәм алты урынлы код кертергә кирәк. Шуннан соң бу контакт өчен куркынычсызлык көйләүләре белән читтән торып идарә итәргә мөмкин.
Моннан тыш, «Куркынычсызлык» бүлегендә шалтырата алачак абонентларны исемлектән генә көйләргә, шулай ук телефон номерын мессенджердагы гомуми эзләүдән яшерергә һәм чатларга чакыра алучылар даирәсен чикләргә мөмкин. Көйләүләр 16+ һәм 18+ тамгалы каналлар һәм материаллар автомат рәвештә яшерелсен өчен контент фильтрын кабызырга мөмкинлек бирә.
Функция гади тоташтырудан соң эшли һәм даими контроль таләп итми.