ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штабның 2026 елда беренче утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм ТР ДБУ «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» директоры Айдар Гайфуллин катнашты.

Киңәшмә барышында 2026 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү, хисаплар тапшыру һ.б. мәсьәләләр каралды.

«Җыелма планнарны 2 февральгә кадәр Департаментка килештерү өчен җибәрергә кирәк», – дип билгеләп үтте Сергей Ковалев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International