Бүген Юеш Көрнәле авылында Алексеевск муниципаль районының Бутлеровка авыл җирлеге гражданнар җыены узды.
Җыенда катнашучылар алдында ТР урман хуҗалыгы Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул 2025 елда илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Министр үз чыгышында коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү, юллар төзү һәм реконструкцияләү, җәмәгать транспортын үстерү республика программасына аерым игътибар бирде.
Чара барышында муниципаль районның һәм авыл җирлегенең узган елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды.