Лубян урман-техник көллиятендә ел саен уздырыла торган Россия студентлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында 2025 елда студентларның эшенә йомгак ясалды. Укучылар укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнделәр.
«Ел студенты-2025» номинациясендә 43 нче бакча-парк төркеме студенты Руслана Садирова җиңүче булды. «Ел интеллектуаллары» номинациясендә Владимир Чибирев (21 нче у/х төркеме), Сабина Хаҗиева (41 нче у/х төркеме), Анатолий Бабушкин (32 нче икътисадый төркем), «Елның иҗади шәхесләре» номинациясендә Лев Старцев (31 нче у/х төркеме), Анастасия Антропова (22 нче икътисадый төркеме), Данис Гафиятуллин (22 нче у/х төркеме), «Ел тикшеренүчесе» – Азалия Мөхәммәтситдыйкова (33 нче б/п төркеме), «Ел суперпрофессионаллары» – Данил Лукоянов (41 нче у/х төркеме), Раил Исмәгыйлев (41 нче у/х төркеме), Азат Фәсхетдинов (21 нче у/х төркеме), «Ел җәмәгатьчеләре» – Айсылу Шәехова (22 нче у/х төркеме), Ильвина Баһаветдинова (31 нче у/х төркеме), «Ел спортчылары» – Никита Иванов (41 нче у/х төркеме), Руслана Садирова (43 нче б/п төркем), «Ел рәссамнары» – София Кругленко (33 нче б/п төркеме), Ислам Шиһапов (23 нче б/п төркеме), Ксения Топтыгина (32 нче икътисадый төркеме), «Ел волонтерлары» –Самир Мусин (43 нче б/п төркеме) һәм Радмир Хәлилов (31 нче у/х төркеме).