Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.
Видеоконференция режимында узган чарада Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Киңәшмә барышында 2026 елда Россия территориясендә янгын куркынычы фаразлары, башкарма хакимиятнең төбәк органнарының янгын куркынычы сезонына әзерлеген бәяләү критерийлары, шулай ук янгын куркынычы чорына әзерлекнең барышы турында хисап формаларын тутыру тәртибе һәм сроклары каралды.
Катнашучылар ведомствоара хезмәттәшлек һәм килеп туган куркынычларга оператив җавап бирү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр, бу киләсе сезонда урман янгыннарыннан килгән зыянны киметергә мөмкинлек бирәчәк.