Урман белгечләре авыл җирлекләре җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлата

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2026 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларындагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

Мәсәлән, «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ Питрәч кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Булат Галимуллин Питрәч муниципаль районының Чыты авыл җирлеге гражданнар җыенында катнашты. Үзенең чыгышында ул урман янгыннарын булдырмау буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртте.

«Янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урманнарны җирдән патрульләү маршрутлары расланды, – дип хәбәр итте Булат Галимуллин. – Белгечләр шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшенә керештеләр».

«Мамадыш урманчылыгы» ТР ДКУ урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Илфат Закиров Мамадыш муниципаль районының Ишкәй һәм Шәдче авылларында узган авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында доклад белән чыгыш ясады.

Белгеч быел үткәреләчәк янгынга каршы чаралар комплексы турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International