Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында урман-орлык чималын эшкәртү бара

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ТР ДБУ «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токымнарның урман орлыклары чималын эшкәртү алып барыла.

Сезон башыннан бирле барлыгы 3,5 тонна чыршы һәм нарат күркәсе җыелган.

«Быел чыршы уңышы яхшы, – дип сөйләде «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ТР ДКУ урман торгызу буенча инженеры Иван Большаков. – Бүгенге көнгә 2,5 тонна күркә эшкәртелеп, 30 килограмм орлык алынды».

Аның сүзләренә караганда, орлыклар тикшерү өчен «Россия Урманны саклау үзәге» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә җибәреләчәк. План нигезендә, быел барлыгы 35 кг ылыслы токым орлыгы әзерләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International