Татарстанда 5 яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасында 5 яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмәләр Чаллы, Чистай шәһәрләрендә, шулай ук Балтач, Зәй һәм Чирмешән муниципаль районнарында оештырылды.

Шулай итеп, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 183 мәктәп урманчылыгы эшли, алар 2,5 мең кешене берләштерә. Аларның уртача яше – 14 яшь. Һәр мәктәп урманчылыгының ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмадан җитәкче-педагогы һәм кураторы бар, алар укучылар өчен теоретик һәм практик дәресләр үткәрә.

Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр агач-куаклар утырту белән шөгыльләнә, урман массивларында чүп-чар җыя, сыерчык оялары һәм кош җимлекләре элә, урманга сакчыл караш буенча агарту эшләрен алып бара, мәктәп яны кишәрлекләрендә урман хуҗалыгы эшләрен башкара, экологик проектларны тормышка ашыра һәм, районнардан алып Россиякүләм конкурсларга кадәр, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша.

«Мәктәп урманчылыклары үсеп килүче буынга экологик белем бирүдә һәм тәрбия бирүдә мөһим роль уйный. Балалар теорияне генә өйрәнеп калмыйча, урман ресурсларын саклау һәм торгызу буенча практик эшчәнлектә дә катнашалар, – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина. – Якын киләчәктә безнең алда мәктәп урманчылыкларының санын 200 гә кадәр арттыру бурычы тора».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International