«Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча ярышлар узды.
Ярышларда республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары, шул исәптән «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ 1 курс студенты Гөлинә Салеева (остазы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова) катнашты.
Шартларга ярашлы рәвештә, конкурсантлар плитә түшәү, кече архитектура формаларын урнаштыру, чәчәк бакчасын төзекләндерү, үсемлекләр утырту һ.б. буенча биремнәрне үтәделәр.
Ярыш йомгаклары буенча Гөлинә Салеева икенче урынны алды.
Котлыйбыз!