ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алабуга һәм Тукай районнарында булды

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алабуга һәм Тукай районнарында булды.

Алабуга районында министр Алабуга урманчылыгының һәм Алабуга урман хуҗалыгының 2025 елдагы эшенә йомгак ясау һәм 2026 елга бурычлар буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Алабуга шәһәренең хакимият бинасында муниципаль район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында узды.

Төп нотыклар белән җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев һәм урман хуҗалыгы директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Алар узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны яклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, башкарылган табигатьне саклау акцияләре турында җентекле хисап бирделәр.

Тукай районында Равил Кузюров 2026 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә катнашты. Чаллы шәһәренең хакимият бинасында узган утырышта муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашты.

Чарада катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр белгечләргә янгын куркынычы торышын мониторинглау һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар үткәрү буенча берничә йөкләмә бирде.

«Халык арасында агитация-аңлату эшенә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International