Агымдагы елның 9 февраленнән 27 мартына кадәр «Урманнарны үзләштерү проектларын эшләү» һәм «Урман хуҗалыгы регламентын эшләү» темаларына онлайн-курслар узачак. Аларны Урман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты оештыра.
Уку барышында исәпләнгән диләнкене, урманнарны яңадан торгызу күләмнәрен билгеләү, документларны рәсмиләштерү, урманнарны үзләштерү проектларына дәүләт экспертизасын үткәрү, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасындагы эшләр һ.б. мәсьәләләр каралачак.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://vipklh.ru/news/801-onlajn-kursy-razrabotka-proektov-osvoeniya-lesov-i-razrabotka-lesokhozyajstvennogo-reglamenta.