Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары өчен дәрес үткәрделәр

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

«Әлки урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары өчен экология дәресен үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Дәрес барышында урманчылык хезмәткәрләре Регина Хөсәенова һәм Алсу Җәләлова мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы Кызыл китабы һәм биологик төрлелекне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар яклауга мохтаҗ сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре, шулай ук урманнарның экологик балансны саклаудагы роле турында белделәр.

Укучылар югары активлык күрсәттеләр: төрләрнең юкка чыгу сәбәпләре турында сораулар бирделәр, аларны саклау чаралары белән кызыксындылар һәм туган республиканың табигате турында үз күзәтүләре белән уртаклаштылар.

Мондый чараларны үткәрү халыкны экологик агарту кысаларында урманчылык эшенең төп юнәлешләренең берсе булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International