2026 елның 3 февраленнән 2 мартына кадәр Учи.ру мәгариф платформасында «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы уза. 1-11 сыйныф укучылары табигатькә сакчыл карарга өйрәнәчәкләр һәм акыллы куллану нигезләре турында беләчәкләр. Олимпиада бушлай һәм барлык укучылар өчен дә ачык.
Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: https://ecomir.uchi.ru. Олимпиаданы уңышлы узу өчен мәктәп программасын тирәнтен белү таләп ителми. Биремнәрдә баланы файдалы гына түгел, ә әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүмат һәм фактлар да көтә. Быел катнашучыларга тыюлыкта үзләрен ничек тотарга, ни өчен чүп-чарны аеру файдалы, чүплекне курортка әйләндерергә мөмкинме, һәм Россиядә генә нинди торна очрый икәнен белергә туры киләчәк. Биремнәрдә экологик иминлеккә шәхси өлеш кертү темасы аерым урын алып тора.
Исегезгә төшерәбез, алтынчы ел рәттән эко-агарту инициативасын «Милли приоритетлар» АКО һәм Учи.ру мәгариф платформасы оештыра. Олимпиада Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Проектның партнерлары - «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте, СИБУР компаниясе һәм «Пластикның икенче тормышы» Бөтенроссия экологик дәресләр программасы.