Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.
Визит кысаларында министр капиталь ремонттан соң объектларны ачу тантанасында катнашты. Коры Көрнәле авылында мәдәният йорты һәм Алексеевск штп. ГХАТ бүлегенең яңартылган биналары ачылды.
Аннан соң Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районы советы утырышында катнашты, ул Алексеевск шәһәр тибындагы мәдәният йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, муниципаль район башлыгы Сергей Демидов һәм башкалар катнашты.
Утырыш барышында районның 2025 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2026 елга төп бурычлар турында фикер алышынды.
Соңыннан районның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.