Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды.
Балык Бистәсе районында Илгизәр Зарипов Кызыл Йолдыз урманчылыгының һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде. Чара Балык Бистәсе бистәсендә хакимият бинасында узды.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев чыгыш ясады. Ул узган ел «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 102,5 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылуы, 570 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнүе һәм 1 млн.данә стандарт утырту материалы үстерелүе турында сөйләде.
«Урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау максатларында 990 артык патрульлек һәм 32 профилактик чара башкарылды», – диде Нияз Таҗмиев.
Шулай ук урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров һәм урман торгызу буенча инженер, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Иван Большаков чыгыш ясады.
Теләче районында министрның беренче урынбасары урман культуралары кампаниясенә һәм 2026 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча утырышта катнашты. Киңәшмә Теләче авылындагы хакимият бинасында узды.
Катнашучылар урман торгызу эшләрен үткәрү, янгын куркынычы булган вәзгыятьне мониторинглау һәм янгынга каршы чаралар башкару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.