Равил Кузюров «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов белән очрашты

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Равил Кузюров «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы, махсус хәрби операция ветераны Динар Латыйпов белән очрашты.

Очрашу барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы структурасында эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм профессиональ тормышка ашу перспективалары турында фикер алыштылар.

«Без үз командабызга катлаулы бурычларны хәл итү тәҗрибәсе булган җаваплы, дисциплиналы белгечләрне җәлеп итәргә телибез. МХО ветераннары нәкъ менә шундый сыйфатларга ия», – диде Равил Кузюров.

Исегезгә төшерик, «Батырлар. Татарстан Геройлары» – ул махсус хәрбия операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру буенча махсус проект. Тиешле компетенцияле сугышчылар дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә карьерада үсү мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International