Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова белән очрашты.
Очрашу барышында ведомство һәм профсоюз оешмасы арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
Министр ассызыклаганча, профсоюз оешмасы белән бергәләп эшләү алдагы елларда республика урман тармагының 2,5 мең белгеченә социаль яклау мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек биргән.
Министрлык һәм Татарстан профсоюз оешмасы арасында 2026-2028 елларга тармак килешүен имзалау очрашуның төп моменты булды. Документка Равил Кузюров һәм Ольга Калашникова кул куйды.
Яңа документ хезмәт һәм ял режимы, хезмәтне саклау, хезмәткәрләрне әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү турында нигезләмәләрне, дәүләт граждан хезмәткәрләренә, Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә социаль гарантияләрне һәм компенсацияләрне беркетә.