Рослесхозда 2026 елда урманнарны патрульләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 6 феврале, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2026 елда урманнарны патрульләү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман комплексының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.

Утырыш барышында пилотсыз авиация системаларын һәм видеомониторингны куллануны исәпкә алып, урманнарга авиация һәм җир өсте патруле маршрутларын төзәтү һәм төгәлләштерү мәсьәләләре каралды.

Алексей Венглинский ассызыклаганча, урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарында пилотсыз авиация системалары барлыгын күрсәтергә, пилотсыз авиация системаларын куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларын эшләргә кирәк. Аның сүзләренә караганда, заманча технологияләр янгыннарны ачыклау оперативлыгын сизелерлек арттырырга һәм урман фондына зыянны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Пилотсыз авиация системалары урманнарны саклауда алыштыргысыз коралга әверелә. Алар барып җитү авыр булган районнардагы вәзгыятьне күзәтеп торырга һәм янауларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Рослесхоз җитәкчесе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International