Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Югары Ослан һәм Апас районнарында эш киңәшмәләре үткәрде.
Югары Ослан авылында хакимият бинасында «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективларының 2025 елдагы эшенә йомгак ясауга багышланган утырыш узды.
Төп нотык белән җитәкче-урманчы Илназ Абдуллин чыгыш ясады. Ул узган ел урманчылык территориясендә 19,5 гектарда урман торгызу эшләре башкарылуы турында хәбәр итте. Шулай ук 160 гектарда урман культураларын агротехник карау, 60 гектарда урман культураларын тулыландыру, база урман питомнигында 0,04 гектарда орлык чәчү эшләре башкарылган.
«Хәзерге вакытта урманнарда 2026 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек актив алып барыла», – дип билгеләп үтте Илназ Абдуллин.
Апас шәһәр тибындагы поселогында хакимият бинасында урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Очрашуда катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, урман фонды җирләрен нәтиҗәле патрульләүне оештыру һәм урман янгыннарына каршы пропаганда мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Янгын куркынычы булган чорга сыйфатлы әзерләнү һәм урман торгызу эшләрен дөрес планлаштыру – республикабызның урман байлыкларын саклау һәм арттыру нигезе», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.