Татарстанда беренче Кызыл китапны ике телдә яңадан бастыру эше тәмамланган

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы яңадан бастыруга әзерләнгән. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Бу Россиядә бер үк вакытта ике дәүләт телендә чыгарылган Кызыл китапның беренче рәсми басмасы – төбәкнең биотөрлелеген саклау буенча системалы эш өчен фундаменталь фәнни база.

Республиканың әйдәп баручы фәнни оешмалары үткәргән масштаблы инвентаризация барышында сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган 645 хайван, үсемлек һәм гөмбә төре махсус сак астында тора. Нәтиҗәдә саклана торган төрләр исемлеге актуальләштерелгән, аларның популяцияләренең таралышы һәм торышы турындагы мәгълүматлар системалаштырылган, табигатьне саклау чараларын эшләү өчен фәнни нигезләнгән база булдырылган.

Уртак эш ТР Фәннәр академиясеннән, Казан (Идел буе) федераль университетыннан, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгыннан һәм «Түбән Кама» милли паркыннан республиканың әйдәп баручы галимнәрен җәлеп итеп алып барылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International