«Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалында 2025 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар.
Әйтик, узган ел белгечләр тарафыннан урман төзелеше буенча дәүләт йөкләмәсе кысаларында 203,5 мең га мәйданда әзерлек эшләре башкарылган, урманнарны саклау чараларын проектлап, 124,1 мең га мәйданда кыр һәм камераль эшләр башкарылган, шулай ук 174,4 мең га мәйданда эксплуатация, саклык, резерв урманнары һәм махсус саклана торган урман кишәрлекләре проектланган.
Урманнарга дәүләт инвентаризациясе өлкәсендә 502,8 мең га территориядә 223 даими сынау мәйданы салынган, урманнарны саклау чараларының сыйфатын анализлау өчен 44,1 мең га мәйданлы 93 урман кишәрлеге тикшерелгән, 2,4 млн. га дистанцион мониторинг үткәрелгән.
Дәүләт йөкләмәсеннән тыш, экспертлар урманнарны үзләштерү буенча берничә проект эшләгәннәр, ызанлау планнарын әзерләп, кирәкле проект-эзләнү эшләре үткәрелгән.
2025 елда кадрлар резервын әзерләүгә аерым игътибар бирелгән. Филиал хезмәткәрләре уку йортлары белән актив һөнәри юнәлеш бирү эшен алып барганнар, студентлар алдында лекцияләр укыганнар. Әлеге системалы эшнең нәтиҗәсе коллективны яшь перспективалы белгечләр белән тулыландыруга мөмкинлек биргән.
«Рослесинфорг»ның Казан филиалы шулай ук әһәмиятле экологик инициативаларда: Халыкара урманнар көненә багышланган чараларда, «Хәтер бакчасы» акциясендә, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VIII слетында һәм табигатьне саклау буенча башка чараларда актив катнашты.