Зеленодольск районының Н.А.Катин исемендәге 17 нче мәктәпнең «Лесная школа» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр сулы-сазлыклы җирләргә багышланган махсус дәрестә катнаштылар.
Белем бирү чарасы урман экосистемасының гидрологик объекты буларак сазлык ландшафтын өйрәнүгә юнәлдерелгән иде. Дәрес барышында укучылар сазлыкларны уникаль табигый комплекслар буларак күзаллауларын киңәйттеләр.
Сазлыкларның төрле типларына һәм аларның барлыкка килү сәбәпләренә аерым игътибар бирелде.
Дәреснең практик өлешенә сазлыкта яшәүче үсемлекләрне һәм хайваннарны ачыклау буенча интерактив биремнәр кертелгән иде.