Мамадышта тармак учреждениеләренең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Бүген Мамадыш шәһәре администрациясе бинасында Мамадыш, Кама урманчылыклары, Мамадыш һәм Кама урман хуҗалыкларының 2025 елдагы эш йомгаклары каралды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.

Төп нотыклар белән җитәкче-урманчылар Әхәт Хәсәнов һәм Альберт Шамилов чыгыш ясады.

Әхәт Хәсәнов сөйләвенчә, узган ел Мамадыш урманчылыгы территориясендә 72,5 га –мәйданда урман торгызу, 651 га – урман культураларын агротехник карау, 202 га – урман культураларын тулыландыру, 0,9 га базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылган.

«Урман законнарын бозуларны кисәтү максатларында урман фонды җирләренә 1 меңнән артык патрульлек һәм 288 профилактик чара башкарылды», – дип билгеләп үтте ул.

Альберт Шамилов хәбәр иткәнчә, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында 100 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар салу, 23,7 км озынлыкта янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган.

«Урманнарны саклау өчен 44,5 гектар мәйданда урман патологиясе тикшерелде, шулай ук 55 гектарда ликвидлы булмаган агач җыеп алынды», – диде Альберт Шамилов.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә 2026 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнүгә аерым игътибар бирергә кушты.

«Техник әзерлекне тәэмин итү генә түгел, халык белән профилактик эшне дә көчәйтергә кирәк. Татарстан һәрвакыт урманнарга сакчыл караш үрнәге булды», – дип ассызыклады Рәис Гомәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International