«Тыюлыклы Татарстан» кадрлар мәктәбендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

2026 елның мартыннан «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасыннан «Тыюлыклы Татарстан» экологик агарту проекты башлана. Проект кысаларында яшьләрнең экологик культурасын формалаштыруга һәм махсус сакланылучы территорияләрдә волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән чаралар оештырылачак.

Кадрлар мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары һәм табигатьне саклау эшчәнлеге белән кызыксынган студентлар катнаша алачак. Сайлап алу өчен гаризаларны онлайн тапшыру вакыты‑ – 2026 елның 26 февраленә кадәр: https://forms.yandex.ru/u/696a3b4f02848f2b64e3df8a/?clckid=5f392356.

Сайлап алу йомгаклары буенча 40 катнашучы теоретик биремнәр һәм практик стажировкаларны үз эченә алган өч көнлек интенсивка чакырылачак. Чара «Байтик» савыктыру-мәгариф комплексы базасында узачак. Биредә экология һәм тыюлык эше өлкәсендә әйдәп баручы экспертлардан лекцияләр һәм мастер-класслар оештырылачак. Катнашучылар махсус сакланылучы табигать территорияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән конкурс биремнәрен үтәргә тиеш. Иң инициативалы ун эко-активист Идел-Кама тыюлыгында дүрт көнлек стажировка узу мөмкинлеген алачак, анда алар табигатьне саклау эше белән танышачак һәм тыюлык белгечләре белән аралашачак.

Катнашу шартлары белән җентекләбрәк сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/BCBvvBeoPMGcrQ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International