Министр Равил Кузюров Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара Лесхоз авыл җирлегендә узды.

Слет кысаларында «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУнең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды.

Үз чыгышында министр урманчыларның республиканың урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән зур өлешләрен ассызыклады.

«Саба урманчылыгы һәм Саба урман хуҗалыгы хаклы рәвештә Татарстанның урман тармагы лидерлары булып санала. Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт, – диде Равил Кузюров. – Тәҗрибәләре һәм зирәклеге яңа буын профессионалларны тәрбияләргә ярдәм иткән тармак ветераннарына аерым рәхмәт».

Министр катнашучыларга яңа уңышлар теләде һәм 2026 елга урман хуҗалыгын үстерүнең төп планнары белән уртаклашты.

Ирешелгән нәтиҗәләр өчен оешмаларның алдынгы хезмәткәрләре мактау грамоталары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары һ.б. белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International