ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Сергей Ковалев үз чыгышында департаментка округның барлык төбәкләреннән урман янгыннарын сүндерү буенча җыелма планнар килүен хәбәр итте. «Бүгенге көнгә Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, шулай ук Киров, Түбән Новгород, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән тәкъдим ителгән планнар расланды. Барлык планнар да билгеләнгән тәртиптә Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрелә», – дип билгеләде ул.

Киңәшмә барышында 2026 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлекнең төп мәсьәләләре, махсуслаштырылган техника һәм җайланмаларның әзерлеге, урман янгыннары формированиеләре штатларының тулылыгы, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә ведомствоара багланышлар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International