Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Әтнә һәм Арча районнарында булды. Максат – ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2025 елдагы эшенә йомгак ясап, киңәшмәләр үткәрү.
«Ары урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Ары урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективлары катнашында киңәшмә Олы Әтнә авылындагы хакимият бинасында узды.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Алмаз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, узган ел «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 13 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 140 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән һәм 300 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
«Быел 11 гектарда урман торгызу планлаштырыла, – диде Алмаз Хәлиуллин. – Һәрвакыттагыча, башкарыла торган эшләрнең сыйфатына һәм урман культураларының ныгып китүенә аерым игътибар биреләчәк».
«Арча урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Арча шәһәрендәге хакимият бинасында фикер алыштылар.
Узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны яклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин сөйләде.
«Куелган барлык бурычлар да тулысынча үтәлде. Хәзерге вакытта 2026 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек бара, – дигән мәгълүмат бирде ул. – Арча урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы расланды, урманнарны патрульләү маршрутлары формалаштырылды, халык арасында аңлату эшләре башланды».
Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең һәрберегез республиканың урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга үз өлешен кертә, – дип ассызыклады ул. – Быел да эш темпларын киметмәскә кирәк».