«Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү дәресен үткәрделәр.
Дәрес барышында белгечләр Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урман профиле һөнәрләре турында сөйләделәр.
Урманчылар шулай ук көндәлек эшләрендә кулланыла торган һөнәри җиһазларны күрсәттеләр.
Укучылар буссоль, дальномер, высотомер, полнотомер һ.б. кебек махсус инструментлар турында белделәр. Балаларга бигрәк тә бинокль һәм электрон микроскоп тәэсир итте, аның ярдәмендә алар ылыслы ботакларның уникаль төзелешен карый алдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар үсеп килүче буынны экологик яктан агартуга һәм урман һөнәрләрен популярлаштыруга ярдәм итә.