Буа урманчылыгы хезмәткәрләре һәм мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясенә кушылдылар

2026 елның 13 феврале, җомга

«Буа урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре, биш мәктәп урманчылыгы: Табар Черкене урта мәктәбенең «Дубравушка», Адав-Толымбай урта мәктәбенең «Урман дуслары», Ырынгы төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Ырынгы», Иске Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь табигать дуслары» һәм Чүпрәле районының Шылангы төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман аланы» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә, «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясенә кушылдылар.

«Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе авыр кышкы чорда канатлы дусларга ярдәм итү һәм үсеп килүче буында табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Акция барышында катнашучылар җимлекләр әзерләп элә, шулай ук аларны азык белән тутыралар. Елның салкын вакытында кошларны даими ашату аларга, табигый азык җитмәгәч, исән калырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International