ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы – 2026» массакүләм чаңгы узышына кушылды

2026 елның 14 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында 44 нче «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды. Чара физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Быел Казанда «Локомотив» стадионы «Россия чаңгы юлы»ның үзәк мәйданчыгы булды. Ярышлар шулай ук Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда, Дәрвишләр бистәсендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында узды. 

Ярышларда республика министрлыклары, ведомстволары, төрле оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Чаңгы ярышына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә кушылды.

Спорт бәйрәменең барлык кунаклары өчен барлык мәйданчыкларда иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка бик күп күңел ачу чаралары белән киң күләмле мәдәни программа әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International