2026 елда Татарстан Республикасында 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре планлаштырылган, шул исәптән «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында – 1200 гектар. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.
Ведомство планнары буенча, урман культураларын утырту 1200 гектар мәйданда башкарылачак, табигый урман торгызу – 1348 гектарда, катнаш урман торгызу – 2 гектарда.
«Без урман байлыкларын торгызу һәм арттыру буенча системалы эшне дәвам иттерәбез, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Урман үсемлекләре орлыкларын әзерләүгә, шулай ук урман питомникларында стандарт утырту материалы үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Бу урман утыртмаларының үсеп китүчәнлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».
«Орлыклар җыела башлады инде, бүгенге көндә ылыслы токымнарның урман-орлык чималын җыю һәм эшкәртү бара», - дип өстәде Илгизәр Зарипов.
Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».